Балигъ булмаганнарның сәламәт яшәү рәвешенә мотивациясен формалаштыруга юнәлдерелгән профилактик эш кысаларында Казан шәһәре Вахитов районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мәдәни оештыручысы белән берлектә, «Сәламәт сайлау» дигән төркемле дәрес уздырдылар. Ул Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган иде.
Чара барышында катнашучылар тәмәкенең барлыкка килү һәм таралу тарихы һәм тәмәке тартуга каршы көрәш алымнары белән таныштылар. «Тәмәке тарту турында мифлар», «Тәмәке тарту – агу» видеороликларын караганнан соң балалар тәмәке тартуның кеше сәламәтлегенә тискәре йогынтысы турында фикер алыштылар. Шулай ук яшүсмерләр «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән интеллектуаль уенда катнаштылар.
Дәрес балигъ булмаганнарның тәмәке тартуның медицина һәм социаль нәтиҗәләре турында реалистик күзаллауларын формалаштыруга ярдәм итте. Чараның һәр катнашучысы «Тәмәке тарту матурлыкны һәм сәламәтлекне җимерә» дигән мәгълүмати буклет алды.