ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Хыял» приютында берничә тематик дәрес үткәрелде

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар циклы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татарстан геройлары» һәм «Без яши торган республика» дәресләре оештырылды.

Дәресләр бик информатив иде. Тематик презентацияләр карап, балалар республика гимнын, Россия һәм Татарстанның дәүләт символларын кабатладылар. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр Татарстан үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр белән таныштылар, танылган татар язучылары һәм аларның әсәрләрен атадылар. Чираттагы тапкыр балалар үз халкы һәм республика өчен горурлык хисе кичерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International