Казанда «Офыкларны киңәйт!» социаль проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясадылар

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында авыр тормыш хәлендә булган һәм закон белән каршылыкта булган яшүсмерләргә ярдәм итү һәм аларны социальләштерү буенча «Офыкларны киңәйт!» инновацион социаль проектын гамәлгә ашыруның нәтиҗәләрен ясадылар. Чараның оештыручысы – «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге.

Конференциянең пленар утырышында спикерларның берсе булып Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Яңа Савин районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире А. А. Мөхетдинова чыгыш ясады. Ул социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр турында мәгълүматларның бердәм банкын формалаштыру буенча профилактика субъектларының мәгълүмати хезмәттәшлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

Шулай ук ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре, шәһәрнең мәгариф учреждениеләре һәм коммерциячел булмаган структуралар вәкилләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International