«Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» конкурсының республика этабы җиңүчеләре билгеле булды

2020 елның 27 ноябре, җомга

2000 нче елдан башлап Россиядә ел саен «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» конкурсы үткәрелә.

2000 нче елдан башлап Россиядә ел саен «Россиянең югары социаль эффективлыкка ия оешмасы» конкурсы үткәрелә.

Конкурсның төп бурычлары:

- социаль бурычларны хәл итүдә югары социаль нәтиҗәгә ирешкән оешмаларны ачыклау;

- оешмалар дәрәҗәсендә социаль мәсьәләләрне хәл итүгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү;

- бу өлкәдә уңай тәҗрибәне тарату һәм хуплау;

- оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.

2010 елдан башлап бөтенроссия конкурсы ике этапта үткәрелә – төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә, социаль партнерлык яклары катнашында. Татарстан Республикасында конкурсның төбәк этабын оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтле орган – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Бөтенроссия конкурсы номинацияләре социаль сәясәт приоритетларын исәпкә алып билгеләнә һәм социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча конкурста катнаша торган оешмалар эшчәнлегенең юнәлешләрен күздә тота.

2020 елда конкурс түбәндәге 15 номинация буенча үткәрелә:

- «Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен»;

- «Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен»;

- «Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыручанлыкны киметкән өчен»;

- «Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыручанлыкны киметкән өчен»;

- «Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен»;

- «Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен»;

- «Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен»;

- «Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен»;

- «Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен»;

- «Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен»;

- «Югары социаль нәтиҗәгә ия кече оешма»;

- «Территорияләрнең социаль проблемаларын чишүдә катнашу һәм корпоратив хәйриячелекне үстерү өчен»;

- «Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда гаилә вазыйфалары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен»;

- «Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда гаилә вазыйфалары булган хезмәткәрләргә иң яхшы эш шартлары өчен»;

- «Оешмада инвалидларны эшкә урнаштырган өчен».

Оешмаларны конкурста катнашуга җәлеп итү эше Министрлык тарафыннан министрлыклар, ведомстволар, җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Конкурсның республика этабына барлыгы 46 оешмадан 49 гариза кабул ителде. Җиңүчеләрне һәм призерларны Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе билгеләде.

«Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен» номинациясе:

1 урын – «Глобаль Дата консалтинг энд Сервисез» ҖЧҖ.

«Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда җитештерү травматизмын һәм һөнәри авыручанлыкны киметкән өчен» номинациясе:

1 урын – «Энергошинсервис» ҖЧҖ;

2 урын – «Әлмәт урман хуҗалыгы» ТР ДБУ;

3 урын – «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ.

«Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда производствода җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыручанлыкны киметкән өчен» номинациясе:

1 урын – РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге;

2 урын – Яр Чаллы шәһәре «11 нче олимпиада резервы спорт мәктәбе»;

3 урын –ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге;

3 урын – «Чистай РҮХ» ДАССО.

«Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен» номинациясе:

1 урын – «Метроэлектротранс» МУП;

2 урын – «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ;

3 урын – «ТГК-16» АҖ филиалы – «Түбән Кама ТЭЦ (ПТК-1)».

«Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен» номинациясе:

1 урын – РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге;

2 урын – «Глобаль Дата консалтинг энд Сервисез» ҖЧҖ;

3 урын – «ТаграС-ТрансСервис» ҖЧҖ.

«Җитештерү өлкәсенә караган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен» номинациясе:

1 урын – «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ.

«Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен» номинациясе:

1 урын – Буа районы «Аленушка» балалар бакчасы;

2 урын – Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3 урын – «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССО.

«Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен» номинациясе:

1 урын – «Татэнергосбыт» АҖ;

2 урын – Зәй муниципаль районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге.

«Гаилә вазыйфалары һәм җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эшләүчеләргә иң яхшы эш шартлары өчен» номинациясе:

1 урын – «Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International