Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычларны түләү буенча эш дәвам итә

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Алабуга муниципаль районы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.

Шулай итеп, «ГидроПромЖилстрой» ҖЧҖ 4 хезмәткәр алдындагы гомуми 353,2 мең сумлык бурычын түләде.

Шулай ук Казан шәһәренең «Тебова Нур» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде. Предприятие 3 хезмәткәргә 569 мең сум түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International