Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Халыкара креативлык академиясенең онлайн-марафонында катнаштылар. Чара барышында балалар төрле техникаларда матур эшләр башкардылар.
Тәҗрибәле остазлар марафонда катнашучыларга пумала белән эшләү сәнгатен үзләштерергә ярдәм иттеләр, буяу сылауның гадәти булмаган ысуллары белән таныштырдылар. Яшь рәссамнар бик теләп, энтузиазм һәм дәрт белән шөгыльләнделәр.
Компьютер технологияләре һәм интернет-ресурслардан файдалану приютта тәрбияләнүчеләргә дөньяны танып белү чикләрен шактый киңәйтергә һәм тернәкләндерү процессын оптимальләштерергә ярдәм итә.