«Интернет-челтәрдән башка» программасын тормышка ашыру кысаларында 25нче ноябрь көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Наталья Хәмидуллина «Әйләнә-тирә дөнья һәм мин» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Ул яшүсмерләр арасында компьютерга бәйлелекне профилактикалауга юнәлдерелгән иде.
Дәрес барышында яшүсмерләр белән «Яшеренгән хәбәрләр», «Компьютер», «Минем максатларым» күнегүләре үткәрелде. Аларны үтәп, балалар төрле медиаресурсларда тәкъдим ителгән мәгълүматның сыйфатын һәм дөреслеген бәяләргә өйрәнделәр. Чарада катнашучыларның һәркайсы Интернеттан гамәли әһәмияткә ия булган мәгълүмат чыганагы буларак файдаланырга кирәклеге турында нәтиҗә ясады.