Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бөек ана хезмәте һәрвакыт иң мактаулы һәм әһәмиятлеләрдән булды һәм шулай булып кала да, шуңа күрә илебездә аналык, гаилә иминлеге мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.
Балалы гаиләләргә адреслы ярдәм федераль һәм төбәк дәрәҗәләрдә күрсәтелә. Илдә «Демография» милли проекты, Балачак унъеллыгы планы кысаларында социаль әһәмиятле чаралар тормышка ашырыла.
Татарстан Республикасында күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән 40тан артык президент социаль программалары гамәлгә ашырыла.
2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән балалы гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары кертелде. Әйтик, яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле барлык күп балалы гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителгән. Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен, гаиләнең һәр әгъзасына керемне яшәү минимумына кадәр җиткерү максатыннан пособие кертелде. Шулай ук республикада аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге өч яшькә кадәрге балалар елына 10 мең сумлык даруларга сертификат алырга хокуклы. Моннан тыш, яңа туган балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләр балалар кирәк-яраклары белән бүләк тартмалары ала.
Шулай ук Татарстанда авылда яшәүче яшь хатын-кызларга бала туу сәбәпле бер тапкыр бирелә торган түләүләр бирү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ел башыннан мондый түләүне 2 134 ана алган инде.
Моннан тыш, республикада хатын-кызларның һөнәри активлыгын арттыру мәсьәләләрен хәл итү буенча максатчан эш алып барыла, аларны яңадан укыту һәм яңадан квалификацияләү өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудырыла. Программаны тормышка ашыру барышында Татарстанда 11 мең ана укытылган.
Быел «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» федераль проекты кысаларында декрет ялында булган хатын-кызлар, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар өчен яңадан укыту һәм квалификацияләрен күтәрү оештырылды. 2020 елда барлыгы 3,3 мең хатын-кыз укыту планлаштырыла, 2 192 кеше илкүләм проект кысаларында укуларын инде тәмамлаган.
Балалары булган гаиләләргә яңа коронавирус йогышы пандемиясе чорында аерым ярдәм күрсәтелә. Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан моңарчы күрелмәгән адреслы ярдәм чаралары күрелде, алар бүген дә эшләп килә.
Татарстанда COVID-19 белән бәйле рәвештә аерым категория балалы гаиләләр «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе кысаларында азык-төлек җыелмалары рәвешендә өстәмә социаль ярдәм алдылар. Әлеге чаралар катлаулы санитар-эпидемиологик ситуациядә балалы гаиләләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирде.
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне Әниләр көне белән котлыйм һәм балаларыбызга бүләк иткән җылылык, кайгыртучанлык һәм назыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телим.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова
Картина авторы – рәссам Владимир Волегов