«Кайгырту» комплекслы үзәге хокукый ярдәм көне уздырды

2020 елның 27 ноябре, җомга

Шушы көннәрдә Әлмәт районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә гражданнарга хокукый белем бирү буенча чара узды. Балигъ булмаган балаларның һәм аларның ата-аналарының, ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның, шулай ук балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең хокукларын яклауга кагылышлы күп кенә мәсьәләләр күтәрелде.

Район башкарма комитетының «Кайгырту» идарәсе белгече Хәмидә Сәлиева, адвокат Регина Гафиятуллина, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге юрисконсульты Эльвира Юнысова катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International