Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең өлкән төркемнәрендә «Хокук һәм бурычлар» дигән дәрес узды. Чара «Көнбагыш» программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» стационар алыштыра торган технологияне гамәлгә ашыру кысаларында пенсия яшендәгеләрнең һәм инвалидларның хөрмәт, ярдәм һәм үзләрен гаиләнең тулы бер өлеше итеп тою мөмкинлеге бар.
Гомумкоманда зачетында татарстанлылар, Мәскәүдән генә калышып, икенче урын алдылар.
Чара кысаларында социаль хезмәт алучы 10 әнигә һәм әбигә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлеге чарада Балык Бистәсе районының 17 гаиләсе катнашты.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы үткәргән «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның иң яхшы тәрбиячесе» республика конкурсының финалы кысаларында Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Курчак спектакленең интонациясе һәм персонажы» дигән темага ачык дәрес узды. Дәресне тәрбияче С. Д. Карабаева үткәрде.
27 нче ноябрь көнне Чистай районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Дәрестә картаюның геронтопсихологик проблемалары турында сөйләштеләр.
«Уңайлы мохит» Тоталь тесты социаль проектын чынга ашыру кысаларында 3 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көнендә, теләге булган һәркем өчен уңайлы мохит һәм инвалидлар белән аралашу күнекмәләрен оештыру темасына ирекле тест формасында бөтенроссия иҗтимагый акциясе узачак.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» милли проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү һәм хезмәт базарының нәтиҗәлелеген арттыру» федераль проекты кысаларында 2019 елдан бирле илдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен модернизацияләү буенча чаралар тормышка ашырыла. Татарстан Республикасында проектта беренче булып Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге катнашты. «Россия эше» («Работа России») пилот кадрлар үзәген ачу узган елның декабрендә булды.
26 нчы ноябрь көнне Лениногорск раоны «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү белгече Р. М. Вахитова «Син яшәгән туган як» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.