Социаль тармак хезмәткәрләрендә эмоциональ януны кисәтү

2020 елның 27 ноябре, җомга

«Үз-үзеңне таныгыз» социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре арасында эмоциональ яну синдромын кисәтү программасын тормышка ашыру кысаларында 24 ноябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Яхшы кәеф казаны» дигән коммуникатив тренинг үткәрде. Чарада үзәкнең 17 хезмәткәре катнашты.

Очрашуның максаты – коллективта уңай психологик атмосфера булдыру, эмоциональ яну дәрәҗәсен киметү.

Дәрестә катнашучылар «Төрле төстәге кәеф», «Дус кулы», «Тылсымлы сандык» күнегүләрен үтәделәр, үз-үзеңне көйләү алымнары белән таныштылар. Тренинг ярдәмендә коллективта бердәмлек дәрәҗәсе күтәрелде, белгечләрнең кәефе яхшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International