«Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында Татарстан командасы икенче урын яулады

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы командасы «Абилимпикс» мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VI милли чемпионатында 56 медаль иясе булды. Турнир нәтиҗәләрен Мәскәүдә ясадылар.

Чемпионат 23-29 ноябрьдә узды. Россиянең 81 регионыннан 2 меңнән артык катнашучы 77 компетенциядә җиңү өчен көрәште. Ярышларда җиңүчеләр 460 медаль белән бүләкләнде, шуларның 154 – алтын, 154 – көмеш һәм 152 – бронза.

«168 конкурсант VI Милли чемпионатта Россия Федерациясенең 28 субъектыннан „белгечләр“ категориясендә һәм 22 субъекттан „мәктәп укучылары“ категориясендә җиңүчеләр дип табылды», – диелә оештыручылар хәбәрендә.

Гомумкоманда зачетында татарстанлылар (Мәскәүдән генә (108) калышып) 56 медаль нәтиҗәсе белән икенче урынны алдылар. Өчлеккә шулай ук 32 медаль яулаган Мәскәү өлкәсе дә керде.

Шулай ук республика «Абилимпикс» экспертлар бергәлеге үсешендә икенче урын алды.

Оештыручылар мәгълүматларына караганда, нәтиҗәләр ясау тантанасын 200 меңнән артык тамашачы караган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International