2023 ел ахырына кадәр Татарстанда 6 мәшгульлек үзәге модернизацияләнәчәк

2020 елның 27 ноябре, җомга

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» милли проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү һәм хезмәт базарының нәтиҗәлелеген арттыру» федераль проекты кысаларында 2019 елдан бирле илдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен модернизацияләү буенча чаралар тормышка ашырыла. Татарстан Республикасында проектта беренче булып Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге катнашты. «Россия эше» («Работа России») пилот кадрлар үзәген ачу узган елның декабрендә булды.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәген модернизацияләү Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән бердәм таләпләр нигезендә башкарылды. Таләпләр ребрендингка, регламентларга һәм эш форматына, сакчыл җитештерү принципларын һәм инструментларын кертүгә, процессларны оптимальләштерүгә, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә кагыла.

Сынау проектын гамәлгә ашыру барышында аз керемле гражданнар һәм инвалидлар өчен яңа комплекслы хезмәтләр, эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек буенча бизнес-ситуацияләр – «Инвестицион проект» һәм «Кече предприятие төзү» эшләнгән.

Эш белән тәэмин итүнең пилот үзәгендә гражданнарга һәм эш бирүчеләргә конкрет тормыш яки бизнес-ситуацияне хәл итүдә ярдәм итү максатыннан бер тәрәзә принцибы буенча үзара бәйле хезмәтләр һәм ярдәм чаралары җыелмасын бирү эше төзелгән.

Мәсәлән, «Инвестицион проект» бизнес-ситуациясен гамәлгә кертү кысаларында «Хайер Лаундри Машин Рус» ҖЧҖнә түбәндәге хезмәтләр күрсәтелде:

- кирәкле хезмәткәрләр сайлауда ярдәм итү;

- вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәләрен оештыру;

- «Россиядә эш» порталында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән гражданнарның вакансияләре һәм резюмелары турында мәгълүмат урнаштыру.

«Кече предприятие төзү» бизнес-ситуациясен гамәлгә кертү кысаларында эшсез сыйфатында теркәлгән гражданин А.Р.Рга түбәндеге хезмәтләр күрсәтелде:

- бизнес-старт;

- бизнес-планны эшләү буенча консультация ярдәме;

- шәхси эшмәкәрне теркәү чыгымнарын компенсацияләү;

- хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирү.

Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге алдагы яңа тормыш һәм бизнес-ситуацияләрен булдырып гамәлгә кертә: «Яшь белгечләр», «Җәза үтәгән затлар», «Сезонлы эш предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итү», «Оешманың кадрлар составын комплектлау».

Быел федераль проект чараларына Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тэмин итү үзәге һәм Казан шәһәре Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дә кушылды.

2021 елда Әлмәттә эш бирүчеләр өчен «Кече бизнесның кадрлар мәсьәләләре» һәм «Сезонлы эш предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дигән бизнес-ситуацияләр, ә гражданнар өчен – «Яшь белгечләр» һәм «Озак тәнәфестән соң хезмәт эшчәнлеген яңартучы гражданнар» дигән тормыш ситуацияләре кертеләчәк.

2019 елдан 2023 елга кадәр «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» милли проекты программасында Татарстанның 6 халыкны эш белән тәэмин итү үзәге катнашачак. Әлеге тәҗрибә республиканың башка халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә дә таратылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International