ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы үткәргән «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның иң яхшы тәрбиячесе» республика конкурсының финалы кысаларында Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Курчак спектакленең интонациясе һәм персонажы» дигән темага ачык дәрес узды. Дәресне тәрбияче С. Д. Карабаева үткәрде.
Жюри игътибарына «Курчак театры» түгәрәк эшчәнлеге программасы буенча дәрес үткәрү методикасы тәкъдим ителде. Дәрес барышында балалар тәрбияченең сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, бармак гимнастикасын күрсәттеләр һәм «Теремкәй» әкиятен сәхнәләштерделәр. Приютта тәрбияләнүчеләр курчак персонажының хис-тойгыларын аңларга һәм аларны интонация ярдәмендә чагылдырырга өйрәнделәр.