«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру, профилактик караулар һәм скрининглар үткәрү өчен районның медицина оешмаларына китерү дәвам итә.
Гаилә белән хезмәттәшлек – Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше. Ул балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә бердәмлек урнаштыруга, гаилә тәрбиясе буенча алдынгы тәҗрибәне өйрәнүгә һәм таратуга, ата-аналарны балаларының учреждениедәге тормышы белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Ана булуның социаль әһәмиятен арттыру максатыннан 27 ноябрь көнне Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында чара үткәрделәр. Анда төрле категория гаиләләреннән әниләр катнашты.
27 ноябрь көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Әниләр көненә багышланган чара узды. Аның максаты хатын-кызга сак караш традицияләрен саклау иде.
Имин булмаган гаиләләрдә хәлне контрольдә тоту, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын кисәтү максатыннан 27 нче ноябрьдә Зәй районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча ведомствоара рейд үткәрелде.
27 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Сөйкемле, яраткан, иң матур!» дигән музыкаль-шигъри кичә үткәрде. Чарада 24 социаль хезмәт алучы катнашты.
Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында дәресләр дәвам итә. Тыңлаучыларны өй шартларында өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карау күнекмәләренә өйрәтәләр.
Татарстанда 2021 елга республика министрлыкларының, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча ачык онлайн-тавыш бирү төгәлләнә.
Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Айбаш авылында социаль хезмәт алучылар белән җылы очрашу оештырдылар.
Светлана Трошина – биш кызның әнисе, кайгыртучан, күңелле, максатчан һәм иҗади шәхес. Ул өй учагын саклаучы һәм тату гаилә хуҗасы. Барлык мәшәкатьләргә һәм борчуларга карамастан, ана булу аңа зур ләззәт, гармония һәм җылылык китерә.