«Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләр белән балаларның хокукларын һәм бурычларын кабатладылар

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең өлкән төркемнәрендә «Хокук һәм бурычлар» дигән дәрес узды. Чара «Көнбагыш» программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Педагоглар А. Абдеева һәм В. Белова тәрбияләнүчеләргә балаларның хокуклары гына түгел, бурычлары да булуын искә төшерделәр. Теманы үзләштерү өчен балалар яхшы таныш әкиятләр үрнәгендә бирем-сынаулар үттеләр, аларның сюжетлары билгеле бер социаль күренешләрне чагылдыралар. Малайлар һәм кызлар әкият геройларына кыен хәлләрне бергәләп үтәргә ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International