27 нче ноябрь көнне Чистай районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Дәрестә картаюның геронтопсихологик проблемалары турында сөйләштеләр.
Чарада аз хәрәкәтләнүче һәм урын өстендәге авыруларны караучылар катнашты.
Карау мәктәбенең төп бурычлары:
- гражданнарны карау күнекмәләренә өйрәтү;
- гражданнарны тернәкләндерүнең техник чараларын дөрес кулланырга өйрәтү;
- аз хәрәкәтләнүче гражданнарны үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү;
- халыкка социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарга мәгълүмат һәм консультация бирү.
Карау мәктәбенең хезмәтләре түбәндәгеләргә бирелә:
- аз хәрәкәтләнүче, үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан гражданнарны караучы туганнарга;
- үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалтмаган өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга;
- халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләренә.
Карау мәктәбендә бушлай белем алырга теләүчеләр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Чистай шәһәре, Урицкий ур., 45 йорт (10 нчы каб.). Белешмәләр өчен телефон: (84342) 5-07-83.