Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында Балык Бистәсе районы «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре күп балалы гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән бергә «Ана булу бәхете» дигән Бөтенроссия гаилә флешмобына кушылдылар.
Флешмобны Россиянең популяр җырчысы Диана Гурцкая белән берлектә Андрей Первозванный Фонды оештыра.
Әлеге чарада Балык Бистәсе районының 17 гаиләсе катнашты.