«Исток-Башлангыч» үзәгендә ТАССР юбилеена багышланган конкурс узды

2020 елның 27 ноябре, җомга

26 нчы ноябрь көнне Лениногорск раоны «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү белгече Р. М. Вахитова «Син яшәгән туган як» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.

Әлеге конкурста гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге карамагында булган 10 балигъ булмаган бала катнашты. Алар үз эшләрендә туган якның, аның табигатенең һәм истәлекле урыннарының бөтен матурлыгын күрсәтергә тырыштылар.

Конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә иҗади эшләрдән күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International