«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» стационар алыштыра торган технологияне гамәлгә ашыру кысаларында пенсия яшендәгеләрнең һәм инвалидларның хөрмәт, ярдәм һәм үзләрен гаиләнең тулы бер өлеше итеп тою мөмкинлеге бар.
24 ноябрь көнне Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Э. Г. Хуҗина һәм социаль эш буенча белгеч Г. А. Ишмякова Салихҗан Баттал улы Гыйльфанов гаиләсендә кунакта булдылар. Пенсионер Алсу Гыйниятуллина һәм аның якыннарының гаилә әгъзасы булган.
Гыйниятуллиннар гаиләсендә Салихҗан Баттал улы үзен бик уңайлы хис итә. Аңа кайгыртучанлык, игътибар күрсәтәләр, аерым бүлмә бүлеп биргәннәр. Бигрәк тә Салихҗан абыйга өйдә бөтен гаилә җыела торган яллар ошый. Алсу Таһир кызы һәм аның ире өчен Салихҗан абый әтисен, ә балалары өчен бабасын алыштырган.