Әниләр көне уңаеннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре хәйрия акциясе уздырдылар. Чара кысаларында социаль хезмәт алучы 10 әнигә һәм әбигә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәр гүзәл затка якыннарының ярдәмен тоеп яшәргә, яшьлек һәм сәламәтлекне озак елларга сакларга, аналарга хас булган игелек белән илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбияләү бурычын үтәргә теләделәр. Акциядә катнашучылар барысы да социаль тармак белгечләренә игътибар һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр.