ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

1 нче декабрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны һәм аларның гаиләләрен исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасында эшләү турында» дигән семинар узды. Чарага системага керү мөмкинлеге булган профилактика субъектларының барлык вәкилләре, шул исәптән авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!» интерактив төркемле дөрес узды. Чараны Казан дәүләт медицина университеты волонтерлары белән берлектә Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы үткәрде.

Кичә, 1 декабрьдә, Алабуга муниципаль районында «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган игелек дәресе үткәрделәр.

1 нче декабрь көнне «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Алабуга муниципаль районы инвалидларының иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән түгәрәк өстәл булып узды.

Ел саен декабрь башында Бөтенроссия инвалидлар декадасы уза. Бу – сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, махсус ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибар итү өчен тагын бер мөмкинлек.


1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

«Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Әниләрнең яңа туган балаларыннан баш тартуларын кисәтү, социаль ярдәм һәм социаль озата бару» программасы буенча укуга керештеләр.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре «28 элмәк» акциясендә катнаштылар. Аны «Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлары» җирле иҗтимагый оешмасы уздырды. Акциянең максаты – тиешле сроктан алда туган сабыйлар өчен йон оекбашлар бәйләү. Акция Бөтендөнья җитлекми туган балалар көненә багышланган.

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы башланды. Декабрьнең беренче чарасы табиб-невролог һәм дәвалау физик культурасы буенча инструкторның «Нейро-ортопедик костюм, эшләү принцибы һәм куллануга күрсәтмәләр» дигән уртак мастер-класс булды.

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле гражданнар һәм аларның туганнары белән индивидуаль дәресләр уздыралар.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр юридик ярдәм һәм һөнәри юнәлеш бирә торган консультацияләр алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International