«Веста» социаль ярдәм үзәге «28 элмәк» акциясенә кушылды

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре «28 элмәк» акциясендә катнаштылар. Аны «Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлары» җирле иҗтимагый оешмасы уздырды. Акциянең максаты – тиешле сроктан алда туган сабыйлар өчен йон оекбашлар бәйләү. Акция Бөтендөнья җитлекми туган балалар көненә багышланган.

Әйберләр сабыйларның тиресенә зыян килмәсен өчен бары тик табигый йоннан гына бәйләнде. Йон нарасыйларга тирән йокыга китмәскә ярдәм итә. Җылылык югалту сабый организмының энергияне үсешкә түгел, ә тән җылытуга тотарга мәҗбүр булуына китерә.

Мәхәббәт белән бәйләнгән кечкенә әйберләр Түбән Кама шәһәре ГХАТ бүлегенә тапшырылды, анда барлык теләүчеләрдән әйберләр җыю оештырылды. Аннан сабыйлар өчен бүләкләрне балалар шәһәр хастаханәсенә тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International