Ел саен декабрь башында Бөтенроссия инвалидлар декадасы уза. Бу – сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, махсус ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибар итү өчен тагын бер мөмкинлек.
Буа муниципаль районында 4 633 мөмкинлекләре чикле кеше яши, алар арасында 141 бала. Инвалидлар декадасында социаль хезмәт белгечләре алар өчен төрле чаралар, хәйрия акцияләре оештыралар һәм үткәрәләр. Әйтик, 1 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр Буа районында инвалидлар өчен бушлай мунча һәм чәчтараш хезмәтләре күрсәтелә. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга татлы бүләкләр тапшырылачак.