ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 11 декабрендә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узачак. Анда халык арасында сораштыру нәтиҗәләре каралачак һәм 2021 елга ведомствоның төп максатлары һәм бурычлары билгеләнәчәк. Чара онлайн-режимда узачак.

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм БМО Генераль Ассамблеясе карары белән 1988 елда гамәлгә куелган. Бу көнне Биектау районы «Өмет» комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Кызыл тасма» дигән профилактик акция уздырдылар. Алар үтеп баручыларга СПИДка каршы көрәш символлары – кызыл тасмалар тараттылар.

Казанның Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көч куллануны кисәтү һәм балигъ булмаганнарның куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән мәгълүмати-профилактик эш кысаларында 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында куркынычсызлык дәресе уздырдылар. Чара «Азино-2» полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы белән берлектә оештырылды.

2020 елның 14 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

2016-2020 елларга Казан шәһәре халкын наркотиклаштыруны профилактикалауның муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Агулы төтен сере» дигән кинотренинг үткәрде. Чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар катнашты.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның иң яхшы тәрбиячесе» дигән республика конкурсына йомгак ясады. Конкурс социаль приют тәрбиячеләренең һөнәри һәм педагогик осталыгын арттыру, аларның эшенең алдынгы формаларын һәм методларын тарату, талантлы, иҗади эшләүче педагогларны ачыклау максатыннан үткәрелде.

2020 елның 2 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 53 655 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 690 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,64 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 6 577 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 516 кешегә кимрәк.

Инвалидлар турында еш кына мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр буларак сөйлиләр, әмма алар арасында көчле рухлы һәм талантлы кешеләр күп. Бу көнне сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан бер төркем кешеләр Балык Бистәсе районы башлыгы исеменнән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

1нче декабрь көнне Кама Тамагы районы «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар старт алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International