Инвалидлар декадасында Татарстанда 500дән артык чара узачак

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасында Татарстанда онлайн- һәм офлайн-форматларда 500дән артык төрле чара узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Татарстанда хәзерге вакытта 293,5 мең инвалид яши, бу республика халкының гомуми саныннан 7,5% тәшкил итә, шул исәптән 15,9 мең инвалид бала. Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. 1-10 декабрьдә Татарстанда инвалидлар декадасы узачак», – диде ул.

Декабрь башында республикада инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр юридик ярдәм, медицина һәм һөнәри юнәлеш бирә торган консультацияләр алачак. Республикада мәдәни-спорт һәм күңел ачу чаралары узачак. Музей һәм китапханәләрдә танып-белү чаралары һәм мастер-класслар оештырылачак. Казанның Зур концерт залында инвалидлар өчен форум узачак. Аңа 300гә якын кеше чакырылган, алар алдында шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, дип билгеләп үтте Э. Ә. Зарипова.

Фото авторы: Солтан Исхаков, «Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International