Лениногорск районында профилактика субъектлары вәкилләре катнашында семинар узды

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

1 нче декабрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны һәм аларның гаиләләрен исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасында эшләү турында» дигән семинар узды. Чарага системага керү мөмкинлеге булган профилактика субъектларының барлык вәкилләре, шул исәптән авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

Система социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны һәм аларның гаиләләрен исәпкә алу өчен бердәм мәгълүмати платформадан гыйбарәт, профилактика системасы субъектлары арасында мәгълүмат алмашуны тизләтә һәм реабилитация чаралары белән нәтиҗәле идарә итү механизмын, шулай ук ведомствоара эш мониторингын булдыра. Нәкъ менә шуңа күрә семинарда катнашучыларның игътибарын ведомствоара эшнең мөһимлегенә һәм аны системада чагылдыруга юнәлттеләр.

Чара кысаларында ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре, мәгълүмат системасында эшнең төп моментлары турында фикер алыштылар. База администраторы тагын бер тапкыр мәгълүмат системасында төрле бүлекләрне ничек дөрес тутырырга, сигнал карталарын ничек кертергә кирәклеген күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International