«Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Әниләрнең яңа туган балаларыннан баш тартуларын кисәтү, социаль ярдәм һәм социаль озата бару» программасы буенча укуга керештеләр.
Чаралар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге оештырган вебинарлар форматында уза.
Биш көн дәвамында белгечләр нәтиҗәле профилактика эшен оештыру белән танышачаклар, тренингта катнашачаклар.
Укуның беренче көнендә белгечләр «Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру буенча төп бурычлар һәм чаралар белән таныштылар, проектның беренче нәтиҗәләре турында белделәр: районның хатын-кызлар консультацияләре базасында йөкле хатын-кызлар белән эшләү, «Ана һәм бала» укыту бүлмәсенең эше, «Бер сәгатькә караучы» көндезге тору төркеменең эшләве һ. б.
Вебинарның беренче көне кысаларында Тула өлкәсендә хатын-кызлар өчен кризислы үзәк шартларында профилактик эш юнәлешләре тәкъдим ителде. Кризис үзәге директоры Э.В. Шубинская тыңлаучыларны аналарның яңа туган сабыйлардан баш тартуларын профилактикалау буенча ведомствоара хезмәттәшлек моделе белән таныштырды.
Семинарда «Өмет» үзәгенең 34 белгече катнашты.