1 нче декабрь көнне «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Алабуга муниципаль районы инвалидларының иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән түгәрәк өстәл булып узды.
Түгәрәк өстәл эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л. Р. Ягудина, социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль иминият фонды, пенсия фонды, медик-социаль экспертиза бюросы, үзәк район хастаханәсе, ТКХ һәм төзелеш департаменты вәкилләре катнашты. Очрашуда Алабуга районы инвалидларын борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Алар барысы да эшкә алынды.