Кичә, 1 декабрьдә, Алабуга муниципаль районында «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган игелек дәресе үткәрделәр.
Дәрес барышында балалар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең нинди авырлыклар һәм проблемалар белән очрашулары турында уртаклаштылар. Тәрбиячеләр аларга «Без көчле» видеоролигын күрсәттеләр, аннан соң балалар инвалидлыкка карамастан, үз максатларына ирешкән кешеләр турында сөйләделәр. Шулай ук яшь реабилитантлар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, яхшылык турында мәкальләр искә төшерделәр.
Мондый дәресләр, оештыручылар сүзләренчә, балаларга, үз чикләүләренә карамастан, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңларга мөмкинлек бирә.
Дәрес ахырында катнашучыларга татлы бүләкләр өләшенде.