Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы башланды. Декабрьнең беренче чарасы табиб-невролог һәм дәвалау физик культурасы буенча инструкторның «Нейро-ортопедик костюм, эшләү принцибы һәм куллануга күрсәтмәләр» дигән уртак мастер-класс булды.
Учреждение белгечләре ата-аналарга «Фаэтон» нейро-ортопедик костюмы эшләү принцибын күрсәттеләр, тәкъдим ителгән төп күнегүләрне күрсәттеләр.
Чара ахырында белгечләр ата-аналарның сорауларына җавап бирделәр. Мастер-класста катнашучыларның барысы да мәгълүмати буклетлар алдылар.