Татарстанлылар Карау мәктәбендә алынган белемнәрнең гамәли әһәмиятен билгеләп үтәләр

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле гражданнар һәм аларның туганнары белән индивидуаль дәресләр уздыралар.

Чираттагы дәрестә белгечләр социаль хезмәтләр алучыларны бер кул белән манипуляция ясарга мәҗбүр булган кешеләр өчен оекбашлар кию, төймә һәм замок эләктерү өчен җайланмалар белән таныштырдылар.

Аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнары әлеге практиканы куллануның нәтиҗәлелеген һәм максатчанлыгын билгеләп үтә. Аларның сүзләренә караганда, Карау мәктәбендә алынган белемнәр гаиләдә уңайлы психологик атмосфераны саклауда реаль ярдәм күрсәтә, ә гамәли күнекмәләр тәрбиягә мохтаҗ гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International