«Богородский рай» комплекслы үзәгендә хәйрия концерты узды

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

1нче декабрь көнне Кама Тамагы районы «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар старт алды.

Кама Тамагы районы мәдәният йорты белән берлектә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Кулларым җылысы» дигән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырдылар. Анда өйдә социаль хезмәтләр алучылар – инвалид балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар эшләре тәкъдим ителде. Күргәзмә кысаларында шулай ук Яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Чара «Ак чәчәк» хәйрия концерты белән тәмамланды. Җыелган акчалар Даун синдромлы бала тәрбияләүче гаиләгә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International