2016-2020 елларга Казан шәһәре халкын наркотиклаштыруны профилактикалауның муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Агулы төтен сере» дигән кинотренинг үткәрде. Чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар катнашты.
Дәрестә балалар белән «сәламәт яшәү рәвеше» төшенчәсен карадылар, аның төп өлешләрен формалаштырдылар. Психоактив матдәләрнең кеше организмына тискәре йогынтысына аерым игътибар бирелде.
Балигъ булмаганнар игътибарына «Команда Познавалова. Тайна едкого дыма» һәм «Команда Познавалова. Опасное погружение» мультфильмнары тәкъдим ителде. Фикер алышу вакытында балалар тәмәке тартуның һәм спиртлы эчемлекләр эчүнең зыяны турында һәрвакыт белүләрен таныдылар, әмма видеоматериаллар аларга начар гадәтләрнең тискәре нәтиҗәләре турында белергә булышты.
Очрашу тематик викторина һәм «Сәламәт булырга телим!» дигән плакат ясау белән төгәлләнде. Дәрес үз сәламәтлегеңә карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте, бу социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар өчен аеруча мөһим.