Социаль приютның иң яхшы тәрбиячесе исеменә конкурста җиңүчеләр билгеләнде

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның иң яхшы тәрбиячесе» дигән республика конкурсына йомгак ясады. Конкурс социаль приют тәрбиячеләренең һөнәри һәм педагогик осталыгын арттыру, аларның эшенең алдынгы формаларын һәм методларын тарату, талантлы, иҗади эшләүче педагогларны ачыклау максатыннан үткәрелде.

Конкурста үзләренең иң яхшы хезмәткәрләрен 12 приют тәкъдим итте. Әлеге чарада Саба һәм Яшел Үзән муниципаль районнары приютлары катнашмады.

Быел конкурс һөнәри осталыкны күрсәтү генә түгел, ә җиңүгә дәгъва кылучыларга үз-үзләрен күрсәтү өчен яңа мөмкинлекләр ачарга мөмкинлек биргән психологик сынау да булды.

Катлаулы эпидемиологик хәл вакытында күчмә ачык дәресләр онлайн-форматта үткәрелде, бу катнашучылар санын арттырырга мөмкинлек бирде. Конкурс сынавы катнашучыларның педагогик һәм иҗади сәләтләрен ачуга, учреждение педагогларының һөнәри осталыгын арттыруга, педагогик идеяләрне һәм инициативаларны яклауга юнәлдерелгән. Ачык дәресләр барышында педагоглар гомуми культура дәрәҗәсен, педагогика һәм психология теориясен, актерлык осталыгын күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия иң күп балл җыйган җиңүчеләрне билгеләде:

I урын – Евдокимова Наталья Александровна, Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе (385 балл);

II урын – Данилова Оксана Викторовна, Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе (380 балл);

III урын – Карабаева Санобар Джумбаевна, Мамадыш муниципаль районындагы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе (375 балл).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International