Ведомствоара учетта торучы гаиләләрдәге балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында, шулай ук иртә һөнәри ориентлашу, балада булачак һөнәрне аңлы сайлау формалаштыру максатыннан Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре районның гомуми белем бирү оешмаларында профилактик эш алып баралар.
Бүген «Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» ТРБ Яр Чаллы шәһәре бүлеге вәкиле Аксам Гыйльфанов Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре белән беренчел янгын сүндерү чараларын куллану кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрде.
Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Үзеңә ышан!» дигән чара уздырды. Әлеге чарада социаль хезмәтләр алучылардан дүрт кеше катнашты.
7 декабрьдә Бөгелмә шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен дә вакансияләр ярминкәсе узачак. Яңа коронавирус йогышы таралу шартларында ярминкә барлык кирәкле саклану чараларын үтәп оештырылачак.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Яңарыш» аралашу клубы» проектын тормышка ашыру тәмамланды. Узган ел Түбән Кама шәһәре Инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе проектны тормышка ашыру өчен РФ Президенты грантын отты.
2 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сак булыгыз, социаль челтәрләрдә җинаятьчеләр!» темасына видеомарафон узды. Чара гражданнарның хокукый белемен арттыруга, социаль челтәрләрдә һәм мобиль элемтә ярдәмендә кулланыла торган иң киң таралган җинаятьчелек схемалары турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән иде.
Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен «Кислород коктейленең дәвалау үзенчәлекләре», «Балаларның физик үсеш элементы буларак чыныгу» дигән темага мастер-класслар узды.
2 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Көч балаларда» тернәкләндерү үзәгендә булды. Үзәк Казанда урнашкан. Ул бу елның июнендә ачылды.
Хокукый ярдәм сорап элеккеге ирләре балигъ булмаган балалар өчен алимент түләмәгән өч хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аларның барысына да консультатив ярдәм күрсәтелде, проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде.
3 декабрь көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу – мөмкинлекләре чикле, әмма чиксез сәләтләре һәм талантлары булган кешеләр көне.