Тармак белгечләре балаларны шәхси куркынычсызлык мәсьәләләренә җаваплы карарга өйрәтәләр

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Казанның Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көч куллануны кисәтү һәм балигъ булмаганнарның куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән мәгълүмати-профилактик эш кысаларында 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында куркынычсызлык дәресе уздырдылар. Чара «Азино-2» полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы белән берлектә оештырылды.

Шәхси куркынычсызлык мәсьәләләренә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыруга юнәлдерелгән дәрестә күп балалы, тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар катнашты.

Балигъ булмаганнар эшләре бүлеге инспекторы хокук бозулар һәм җинаятьләр кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы, полиция бүлегенә профилактик учетка кую сәбәпләре турында мәгълүмат бирде. Инспектор шулай ук Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү буенча чаралар турында законны үтәү кирәклеген искә төшерде.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече «Куркынычсыз тәртип» дигән сораштыру үткәрде. Чараның интерактив өлеше командалар арасында урамда, сулыкларда, өйдә, мәктәптә куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча ярышлар рәвешендә узды. Балалар «Нәрсә ул...», «Әкият һәм тормыш» уеннарында актив катнаштылар, экстремаль ситуацияләр, таныш булмаган кешеләр белән куркынычсыз аралашу кагыйдәләре турында фикер алыштылар.

Ахырда катнашучыларга ашыгыч хезмәтләрнең һәм балалар өчен ышаныч телефонының номерларын искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International