Иҗтимагый совет утырышында 2021 елга Министрлык эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре билгеләнәчәк

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елның 11 декабрендә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узачак. Анда халык арасында сораштыру нәтиҗәләре каралачак һәм 2021 елга ведомствоның төп максатлары һәм бурычлары билгеләнәчәк.

Чара онлайн-режимда узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.

Фикер алышуда барлык кызыксынучы затлар, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм гражданнар катнаша ала.

Иҗтимагый совет утырышында катнашырга теләүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм гражданнарны алдан теркәү тәртибе белән биредә танышырга мөмкин: https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2021-god.htm?pub_id=2590930. Утырышка чакыру аларга алдан теркәлгәннән соң гына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International