2020 елның 2 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 53 655 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 690 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,64 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 49 022 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 180 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,09 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 695 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 22 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.