«Өмет» комплекслы үзәге «Кызыл тасма» акциясе оештырды

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм БМО Генераль Ассамблеясе карары белән 1988 елда гамәлгә куелган.

Бу көнне Биектау районы «Өмет» комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Кызыл тасма» дигән профилактик акция уздырдылар. Алар үтеп баручыларга СПИДка каршы көрәш символлары – кызыл тасмалар тараттылар.

Шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре #СТОПВИЧСПИД Бөтенроссия акциясенә кушылды. Ул яшьләрнең игътибарын әлеге проблемага җәлеп итүгә, гражданнарга актив рәвештә кирәкле мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International