2020 елның 14 декабре – Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

2020 елның 14 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

- билгеләнгән тәртиптә хезмәт белән идарә итү;

- хезмәт хакын, хезмәт мөнәсәбәтләрен, турыдан-туры хезмәт белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга салу;

- хезмәтне саклау идарәсе;

- халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә эшчәнлекне җайга салу һәм оештыру;

- социаль яклау белән идарә итү, шул исәптән:

- билгеләнгән тәртиптә социаль ярдәм күрсәтү белән идарә итү;

- гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә идарә;

- балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау идарәсе;

- инвалидларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү белән идарә итү;

-Татарстан Республикасында халыкка социаль-психологик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасын формалаштыруны һәм үстерүне билгеләнгән тәртиптә тәэмин итү;

- халыкның аерым категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү белән идарә итү;

- иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлегенә дәүләт ярдәме күрсәтүне тәэмин итү.

Кабул итүгә түбәндәге телефоннар буенча алдан язылырга мөмкин: (843) 557-21-12, (843) 557-19-36.

65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен эпидемиологик хәл начар булган шартларда чикләү чараларын үтәү зарурилыгы турында исегезгә төшерәбез.

Шәхси кабул итү вакытын кыскарту максатыннан мөрәҗәгать текстын язмача алдан әзерләргә киңәш итәбез.

Шәхси кабул итү барышында социаль дистанцияне (1,5-2 метр) үтәргә, сулыш органнарын саклау чаралары (медицина яки гигиена битлекләре), перчаткалар кулланырга, кул гигиенасын үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International