Балык Бистәсе районында актив инвалидларны бүләкләделәр

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

1 декабрьдә инвалидлар декадасы кысаларында ярминкә үткәрү Балык Бистәсе районында күркәм традициягә әверелде. Крестьян-фермер хуҗалыклары район халкына үзләре җитештергән азык-төлек, үз бакчаларыннан яшелчә, шулай ук мәгариф учреждениеләре тарафыннан мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчәләр тәкъдим иттеләр.

Шулай ук районда инвалид балалар кулы белән ясалган эшләнмәләрдән күргәзмә-сату оештырылды. Җылы оекбашлар, бижутерия, бизәнү әйберләре ярминкәнең чын бизәге дип атарга була.

Инвалидлар турында еш кына мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр буларак сөйлиләр, әмма алар арасында көчле рухлы һәм талантлы кешеләр күп. Бу көнне сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан бер төркем кешеләр Балык Бистәсе районы башлыгы исеменнән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International