«Өмет утравы»ның Карау мәктәбендә социаль хезмәткәрләр өчен индивидуаль дәресләр башланды

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе актив эшли. Социаль эш буенча белгеч индивидуаль һәм төркемле дәресләр үткәрә.

9 декабрьдән башлап Мәктәптә социаль хезмәткәрләр белән практик индивидуаль дәресләр үткәрелә. Дәресләрдә урын өстендәге яки аз хәрәкәтләнүче гражданнарга күрсәтелә торган социаль-көнкүреш хезмәтләрен оештыруда еш кабатлана торган хаталарга басым ясала, шулай ук авыруны түшәктә урнаштыру, күчерү, ашату кагыйдәләре карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International