Министр Эльмира Зарипова татарстанлыларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Иртәгә, 10 декабрьдә, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында #ТатарстанОнлайн программасының туры эфиры узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.

Эфирның темасы – «Татарстанда хезмәт базарындагы вәзгыять һәм ТРда социаль яклау буенча төп мәсьәләләр: 2020 ел нәтиҗәләре». Балалары булган гаиләләр өчен нинди ташламалар һәм түләүләр каралган? Хезмәт хакын түләмәгән очракта кая мөрәҗәгать итәргә? Кем бушлай яңа белгечлек ала ала? Ведомство башлыгы татарстанлыларның бу һәм башка сорауларына җавап бирәчәк.

Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорау бирә ала. Иң киң таралган һәм актуаль булганнарына министр туры эфирда җавап бирәчәк, ә калган кулланучыларның конкрет сорауларына ведомство белгечләре тапшыру беткәннән соң җавап бирәчәк.

Трансляцияне түбәндәге сылтамалар буенча карарга мөмкин булачак:

https://vk.com/video-85877975_456241913,

https://ok.ru/live/3095558692534,

https://www.youtube.com/watch?v=W0e_D5MhGRo&ab_channel=TatarstanRepublic.

#ТатарстанОнлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апреленнән чыга. Проект кысаларында татарстанлылар актуаль темалар буенча үз сорауларын студия кунакларына онлайн режимда бирә алалар. Студиядә Татарстанның 15тән артык министры һәм төрле ведомство җитәкчеләре катнашты, ә агымдагы елның сентябрендә онлайн-эфирда республика президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм ТР халкының сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International