9 декабрь көнне Казанда Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Радик Инсаф улы Җәләев катнашты. Геройны «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре озата йөрде.
Чарада катнашучылар Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Радик Инсаф улы бу истәлекле көн җәмгыятьтә Ватанга фидакарь һәм риясыз хезмәт итү идеалларын формалаштыруга ярдәм итәр дигән ышаныч белдерде.