Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Без коррупциягә каршы» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр. Чара 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.
Балаларга коррупциянең нәрсә икәнлеге һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Шулай ук тәрбияләнүчеләр белән коррупцион гамәлләр мисаллары да каралды. Чара ахырында балаларга тематик рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим ителде.
Белгечләр фикеренчә, мондый чаралар гадел һәм үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе тоючы гражданнар тәрбияләргә ярдәм итәчәк.