Бүген Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата уңаеннан Татарстанда ике бүләк – Кызыл Йолдыз ордены һәм Дан ордены – үз геройларын тапты. Аларны Бөек Ватан сугышында катнашкан Гиндулла Сәхиповка һәм Семен Стародубцевның туганнарына тапшырдылар.
Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты. «Күпме еллардан соң орденнар үз геройларын тапты. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында бу безнең өчен бик мөһим», – дип ассызыклады ведомство башлыгы.
Сюжетны «Видеорепортажлар» бүлегендә карарга мөмкин.