Инвалидлар декадасы кысаларында Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, яшьләр эшләре идарәсе, «Салават күпере» һәм «Дюймовочка» балалар бакчалары уртак ведомствоара чара – «Мәрхәмәтле йөрәк» акциясе оештырдылар.
Бүләкләрне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы 13 инвалид бала алды. «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр аларга үз куллары белән ясалган уенчыклар, ә «Дюймовочка» бакчасы балалары – канцелярия товарлары җыелмалары тапшырдылар.
«Шатлык» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, яшьләр эшләре буенча идарә волонтерлары белән берлектә, балаларны өйләренә барып котладылар. Гаиләләр кайгыртучанлык, игелеклелек һәм ярдәмнәре өчен оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.