Республика халкына 49 019 вакантлы эш урыны тәкъдим итәләр

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

2020 елның 9 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 49 360 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 295 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,43 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 49 019 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 111 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 735 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 31 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International