Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Казанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков өендә булдылар. Чарада шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.
Галим-конструктор Илдус Шәйхелислам улы Мостюков 1928 елда Казанда туган. КАИның радиотехника факультетын тәмамлый һәм 1955 елда Казан ОКБ-294кә урнаша. Авиация техникасы эшен өйрәнү һәм авиация өчен махсус чаралар һәм системалар эшләү белән шөгыльләнә. 1980 елда радиолокацион танып белүнең Бердәм дәүләт гомумроссия системасын булдырганы өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Илдус Мостюков – «үзеңнеке-чит-ят» тану системасын булдыручыларның берсе.
Рөстәм Миңнеханов Илдус Мостюковны Ватан Геройлары көне белән котлады, аның илнең оборона куәтен ныгытуга керткән зур өлешен билгеләп үтте. Аннары ТР Президенты Социаль Хезмәт Героена Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырды. Бүләк РФ Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелган. Шулай ук Илдус Мостюков Татарстан Президенты Рәхмәтенә дә лаек булды.
Фото авторы: Булат Низамиев